- җилкә
- 1. Муен төбенең арткы өлеше. Муен белән кулбаш арасы, иңбаш җилкәсендәге погоннары... 2. Гәүдәдә арканың иң югарыгы өлеше, ике кулбаш арасы киң җилкәле 3. Арка, сырт (хайваннарда) кошлар симез кортларны җилкәләреннән тешләп... 4. күч. Авырлык күтәрү, мәшәкать чигү тур. мәдрәсә дип нидер асрый агайлар җилкәсе. Кемне дә булса тәрбияләү, карап үстерү тур. җилкәмдә биш кешелек гаилә булмаса... 5. күч. Терәк, булышлык, таяныч символы атаң җилкәсендә күтәрелдең 6. күч. Нин. б. эш белән үткән тормыш юлы аның җилкәсендә ярты гасырлык хезмәт тәҗрибәсе. ҖИЛКӘ КИЕРГЕЧ – Киемне бөкләмичә һәм төрмичә, кеше өстендәге кебек итеп саклау өчен элгеч. ҖИЛКӘ ТАМЫРЫ – 1) Баштан гәүдәгә җилкә аша уза торган калын мускул 2) Муенның арка ягы тур. ҖИЛКӘЛЕК – 1. Камыт агачын югарыдан, җилкә өстеннән беркеткән бау 2. Камытның эчке ягындагы киез аслык 3. диал. Тәңкәләр белән бизәп эшләнгән, ике чәч толымын төбеннән бергә җыйнап тота торган бизәнү әйбере
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.